«Барысы да хатын-кызлар өчен»: бәйрәм чаралары (18+)
Халыкара хатын-кызлар көне – язның чәчәкләр һәм яхшы кәеф белән тулы төп бәйрәме! Бәйрәм якынлашканда, 7 март көнне 1 нче санлы китапханә тарафыннан бәйрәм чаралары уздырылды. «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә «Язның тылсымлы көче» дигән әдәби-музыкаль композиция үтте, «Илһам» клубы әгъзалары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Хатын-кыз тарихлары» дигән матур теләкләр кичәсе узды. |